СВЯЗАТЬСЯ С НАМИ

Видео

Любовь к Пророку, мир ему.

Опубликовано

Продолжение
РЕКЛАМА
Добавить комментарий

Оставить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Видео

Школа мусульманского лидера, дискуссии с Орханом Джемалем

Опубликовано

Продолжение

Видео

Пәйгамбәребезгә (ﷺ) булган вазыйфаларыбыз!

Опубликовано

Продолжение

Видео

Пәйгамбәребезне ярату – аның сөннәтен үтәүдер

Опубликовано

 

01.12.2017 Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Миргазиян” мәчетендә булды, әлеге мәхәлләгә йөрүчеләр белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Җомга намазына кадәр имамнар Коръән аятьләре укыды, мәчетнең беренче имамы булган Миргазиян хәзрәт Салаватов рухына багышлап дога кылдылар.

Җомга вәгазен һәм хөтбәсен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Ул вәгазьне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айга – Мәүлид аена багышлады. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне ярату, аның сөннәтләрен үтәү, аңа иярү турында сөйләде. “Хәдисләр җыентыгын актарсагыз, яланбаш намаз уку турында бер генә хәдис тә таба алмассыз. Искәрмә булып хаҗ тора. Әйдәгез, җәмәгать, уйланыйк, сөннәт гамәлләрне торгызыйк”, – дип мөрәҗәгать итте мөфти хәзрәтләре. Ул шулай ук Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дүшәмбе көнне ураза тотуы, бу уразаның хикмәте турында сораганда: “Мин дүшәмбе көнне туганмын”, – дип белдерүе турында әйтте. “Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм – кешелекнең таҗы. Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!” – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Намаздан соң “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәчет буенча экскурсия үткәрде, уку классларын, балалар бүлмәсен, хатын-кызлар өчен намаз залын күрсәтте.

Продолжение

трендовые темы